29 октябрь – комсомол туган көн 📆 ВЛКСМ оешуга – 108 ел. 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Россия Коммунистик Яшьләр Союзы барлыкка килә (РКСМ). 1924 елда Ленин союзы дип үзгәртелә, 1926 елдан Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) дип атала башлый. 📆 Заман җилләре ничек кенә үзгәрмәсен, тарих кала. Яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең иң кадерле бәйрәмнәренең берсе булып кала, чөнки аның горурланырлык кешеләре һәм эшләре бар. Яшьлекнең хезмәт романтикасы ул. 🎉 Тарихта җуелмас эз калдырган бәйрәм белән!